Тарихы

Авылга 1661 елда Цивиль өязеннән күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрле чыганакларда Иске Чуаш Такталысы исеме белән билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы чукынган чуашлар, икътисади крәстияннәр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1884 елда авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (1884 елда 19 ир бала һәм 2 кыз бала уый), 1912 елда – чиркәү-приход мәктәбе була.

1888 елда агачтан Казан Богородица чиркәве төзелә (1932 елда ябыла, сүтелә).

XX йөз башында авылда 2 тегермән, тимерчелек, 3 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2122,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Гусиха волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Спас, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Салман авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Ильич исемендәге колхоз оештырыла, 1965 елда “Спутник” совхозы составына керә. 1985 елда “Такталы” үзәк утары була. 2003 – 2004 елларда  авыл хуҗалыгы җитештерү “Такталы” кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1957 елда авылның башлангыч мәктәбе – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 2000 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1999 елдан), мәдәният йорты (1986 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Казан Мәрьям Ана чиркәве төзелә.

Күренекле кешеләре

К.Т.Толстова (1914 – 2005 еллар) – Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасының атказанган табибе, РСФСРның атказанган табибе.

Халык саны

1782 елда – 119 ир заты;
1859 елда – 1032,
1897 елда – 1053,
1908 елда – 1182,
1920 елда – 1193,
1926 елда – 802,
1938 елда – 540,
1949 елда – 497,
1958 елда – 529,
1970 елда – 575,
1979 елда – 448,
1989 елда – 362,
2002 елда – 366,
2010 елда – 323,
2015 елда – 315 кеше (чуашлар).