Биографиясе

1914 елның 1 мае, Сембер губернасы Буа шәһәре – 1977 елның 15 мае, Ярославль өлкәсе Рыбинск шәһәре.

Әтисе капитан булып хезмәт иткән пароходта туа. Туган урыны итеп әтисе үзенең туган җирен – Сембер губернасының Буа шәһәрен атаган. Рыбинск шәһәрендә фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә укый. Рыбинск шәһәрендә заводта, аэроклубларда инструктор булып эшли.

1939 елда Ульяновск берләштерелгән очыш-техник мәктәбен һәм Ульяновск гражданнар һава флоты мәктәбен, Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлар академиясен (Мәскәү, 1946) тәмамлый.

1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

1941 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 289 нчы якын араларга оча торган бомбардировщиклар авиациясе полкы пилоты (40 нчы армиянең 63 нче катнаш авиация дивизиясе).

Самочкин Көньяк-Көнбатыш фронтның һава армиясе составында 198 сугышчан очыш ясый, 2 истребительне бәреп төшерә, 2 тимер юл эшелонын, 20 дән артык танкны, 200 ләп автомашинаны, 108 олауны, 9 мотоциклны һәм меңгә якын гитлерчыны юк итә. Аны ике тапкыр бәреп төшерәләр, ләкин ул кабат сафка баса.

Сугыш беткәннән соң, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.

1961 елдан запаста, Түбән Новгород шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюсты Буа шәһәренең мемориаль комплексы территориясендә урнаштырыла. Аның исеме Рыбинск шәһәренең Дан аллеясында куелган һәйкәлдә мәңгеләштерелә. Түбән Новгород һәм Буа шәһәрләрендә аның хөрмәтенә урамнар атала.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 653, 658,659;

Книга Героев = Батырлар китабы / Сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 138.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина