Элеккеге су юлында сакланып калган күл: Казансу елгасы тугаеның уңъяк ярында, Биектау районы Щербаково авылыннан 3 км төньяктарак урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 1,9 га. Озынлыгы 400 м га якын, киңлеге 60 м, уртача тирәнлеге 1 м га якын. Формасы дугасыман. Суы югары минеральләшкән (2 г/л), бик каты (22,7 мг-экв/л), сульфат-гидрокарбонат-кальцийлы типта, составында органик һәм биоген матдәләр күп.

Туенуы катнаш; Казансу елгасына көчсез генә агымы бар, үсемлекләр белән каплана һәм сазлана бара.

Су һәм сазлык үсемлекләреннән тар яфраклы җикәнбаш, гади курак (камыш), күрән, бака тәңкәсе үсә.