- РУС
- ТАТ
Драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006)
1961 елның 29 гыйнварында Казанда туган.
Рус телендә яза.
Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлагач (1983), Мәскәү проектлар төзү институтында эшли.
1986 елда Казанга кайта һәм үзен язучылык эшенә багышлый. 2001 елдан «Рамай» киностудиясендә баш мөхәррир һәм продюсер вазифаларын башкара.
Аның пьесалары буенча Татар академия театрында куелган «Бичура» (1989), «Казан егетләре» (1990), «Тагын Казан егетләре» (1994), «Баскетболист» (2002) спектакльләре Гыйләҗевкә уңыш китерә. Аларда татар халкының гореф-гадәтләре, көнкүреше гәүдәләнеш таба.
Мещанлыкны, ваемсызлыкны фаш иткән «Чаңгыда йөрү өчен кояшлы көн» – «Солнечный день для лыжной прогулки», «Иясез йортның төшләре» – «Сны опустевшего дома», «Коляска», «Метеорит» пьесалары «Ай капкасы» – «Лунные врата», (1990) җыентыгына тупланган.
Ч.Айтматовның «Плаха» («Ахырзаман», 1987 елда сәхнәләштерелә), А.Гыйләҗевнең «Яра» (2003 елда сәхнәләштерелә) әсәрләре буенча язылган инсценировкалар авторы.
М.Гыйләҗевнең пьесалары шулай ук Казан «Әкият» курчак театрында, Әлмәт, Чаллы татар драма театрларында, Казан татар яшьләр театрында, Татар драма һәм комедия театрында һ.б. театрларда куела.
Аның сценарие буенча «Күктау» (2002), пьесасы буенча – “Микулай” (2022) нәфис фильмнары төшерелде.
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (2025).
Бичура. Казан, 2001;
Лунные врата. Казань, 1990;
Словарь любви. Казань, 2005.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.