Тарихы

Авылга XVIII йөз ахырында нигез салына. Револцюиягә кадәрге чыганакларда Тәкәш, Чирмеш Тәкәше исеменәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр катлавына карый. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, көнлекле эш, олаучылык таралган була.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 434,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Бәзәкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1935 елда авылда “Кызыл Октябрь” колхозы оештырыла. 1952 елда колхоз “1 Май” (Татар Тәкәше авылы) һәм “Игенче” (Сәйтәк авылы) колхозлары белән “Кызыл Октябрь” колхозы булып берләшәләр (колхоз идарәсе Сәйтәк авылында). 1958 елда “Труженик” колхозы белән (Ык Тамагы авылы) Сталин исемендәге колхоз составына керәләр (колхоз идарәсе Бәзәкә авылында). 1963 елдан авыл “Кама” колхозы (Бәзәкә авылы), соңрак “Кама” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Авыл халкы шәхси хуҗалыкларда умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1951−1975 елларда башлангыч мәктәп эшли. Төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1859 елда – 58,
1887 елда – 47,
1905 елда – 72,
1920 елда – 333,
1926 елда – 336 (1920, 1926 елгы мәгълүматлар Татар Тәкәше авылын да кертеп бирелә).
1938 елда – 100,
1949 елда – 90,
1958 елда – 105,
1970 елда – 108,
1979 елда – 60,
1989 елда – 27,
2002 елда – 26,
2010 елда – 21,
2017 елда – 24 кеше (марилар).