Оештыручысы — Татарстан Республикасы Фәннәр академисе Президиумы, баш мөхәррирләре — М.Х.Хәсәнов, Ә.М.Мазһаров, М.Х.Сәләхов.

Журнал бите.

Чыгу урыны һәм вакыты

1995 елдан Казанда нәшер ителә.

Юнәлеше

Журналның максаты — хәзерге фәннең казанышлары һәм проблемаларын, Татарстан Республикасы Фәннәр Академисенең һәм республиканың башка фәнни оешмалары эшен яктырту.

Башлангыч чорда төп урын көндәшлеккә сәләтле техника һәм алдынгы технология булдыруда, җәмгыятьне иҗтимагый гаделлек һәм базар икътисады принциплары нигезендә реформалауда хәлиткеч роль уйнарга сәләтле фәнни-техник белем һәм казанышларны пропагандалауга бирелә.

Мәкаләләрдә гуманитар, табигыять һәм техник фәннәрне үстерү тенденцияләре ачыла; фәнни-тикшеренү оешмаларының икътисад, экология, техник сәясәт, иҗтимагый өлкә, мәдәният, милли дәүләт төзелеше өлкәләрендә Татарстан алдында торган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән тәҗрибәсе яктыртыла.

Татарстан Республикасы галимнәренең РФдәге, якын һәм ерак чит илләрдәге фәнни үзәкләр, мәктәпләр белән интеграциясе темасы чагылыш таба.

2008 елда журналның структурасын һәм эчтәлеген үзгәртүгә китергән яңа концепция кабул ителә. Үзгәртеп коруның төп идеясе – универсаль басманы серияләргә бүлеп чыгару.

2016 елдан редакция тарих, филология һәм социология кебек гуманитар юнәлешләргә йөз тота башлады.

Яңа фәнни әдәбиятка күзәтү, монографияләр һәм фәнни җыентыкларга җентекле рецензияләр, Татарстандагы фәнни тормышның тәфсилле хроникасы басыла.

Татарстан Республикасының һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академисенең галимнәре, хезмәткәрләре журнал белән хезмәттәшлек итәләр.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.