Биографиясе

1923 елның 10 июле, Спас кантоны Иске Үргәгар авылы — 1998 елның 8 сентябре, Казан.

Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтының Казан филиалын тәмамлый (1958). 1945–1946 елларда хезмәт ияләре депутатлары Әлки район советы башкарма комитетының бүлек мөдире, башкарма комитет рәисе урынбасары, 1948–1949 елларда — Баулы, 1954–1957 елларда Минзәлә район советлары башкарма комитетлары рәисе урынбасары.

1949–1950 елларда КПСС ның Баулы район комитеты секретаре, 1958–1961 елларда Азнакай район комитеты 1 нче секретаре.

1950–1954 елларда хезмәт ияләре депутатларының Беренче май, 1957–1958 елларда Азнакай район советлары башкарма комитетлары рәисе.

1961–1968 елларда ТАССР прокуроры. Бу елларда республикада, аеруча районнарда прокуратура органнарын квалификацияле кадрлар белән ныгыту буенча зур эш башкарыла; прокуратура эшчәнлегендә законнарны үтәүгә, хокук бозуларны бетерүгә принципиаль әһәмият бирелә.

1982–1994 елларда Казан университетында: 1988 елга кадәр җинаять процессы һәм криминалистика кафедрасы мөдире. 1994 елдан ТР Прокуратурасының сәяси репрессия корбаннарын аклау бүлеге прокуроры. Хезмәтләре прокурор күзәтчелеге мәсьәләләренә карый. РСФСР (1959–1963) һәм ТАССР (1963–1985) ЮСлары депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.