- РУС
- ТАТ
Татарстанның Нурлат районындагы авыл, Олы Чирмешән елгасы буенда, Нурлат шәһәреннән 16 км төньяктарак урнашкан
XVIII йөз башыннан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, кирпеч сугу, мич чыгару, урманчылык, агач эше, көпчәк ясау һәм тегүчелек кәсепчелеге тарала.
XVIII йөздә авылда мәдрәсә ачыла (1911 елда тузган агач бина урынына кирпеч бина салына; роман стиле һәм псевдоренессанс элементлары белән эклектика архитектурасы истәлеге). Уку бинасы төбәктә иң зурлардан исәпләнә. Мөселман мәдәниятенең күп кенә күренекле эшлеклеләре биредә укый. 1875 елда – 40, 1911 елда 425 укучы укый (укытучылар саны 1 дән 8 гә җитә).
1911 елда дүртенче җамигъ мәчет (дини архитектура истәлеге) төзелә.
XX йөз башында 4 мәчет, мәдрәсә, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3156 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Чаллы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.
Хәзер – Киекле авыл җирлегендә.
1929 елда авылда «Кызыл көн» колхозы оештырыла. 1950 елда «Сталинград» колхозы (авыл – үзәк утары; шулай ук юкка чыккан Татарстан авылы хуҗалыклары керә) итеп үзгәртелә. 1959 елдан – В.И.Ульянов исемендәге (үзәк утары – Киекле авылы), 1989 елдан – «Чишмә» (авыл – үзәк утары) колхозлары, 1995 елдан «Чишмә» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2006 елдан – «Бурметьево», 2012 елдан «Южная» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.
Халкы башлыча «Южная» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1918 елда мәдрәсә – башлангыч мәктәп, 1924 елда – крестьян яшьләр мәктәбе, 1926 елда – җидееллык, 1935 елда – урта, 1980 елда – сигезьеллык (1980−1982 елларда – ССПТУ-33), 1988 елда – урта, 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.
Мәдәният йорты, китапханә (1925 елда уку йорты буларак ачыла, 1937 елдан клуб белән мәчет бинасында, 1976 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчетләр (1996, 2014 еллар) бар.
Мәктәп каршында тарих-туган якны өйрәнү музее эшли (1980 елдан; оештыручысы – Т.А.Рәхимова; аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында – XIV йөзгә караган кабер ташы, безнең эрага кадәр II−I меңъеллыкка караган диорит сугыш балтасы).
Мәдәният йорты каршында «Чишмәкәй» татар фольклор коллективы (2000 елдан), «Кыек көзге» театр сөючеләр клубы (1999 елдан) эшли. Төзекләндерелгән «Кизләү чишмәсе» бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Кизләү I, II авыллыклары (элгәреге урта гасырлар чорының Имәнкискә культурасы), Кизләү III авыллыгы (бронза гасырның Буралы курган культурасы) табыла.
Х.К.Әсәров (1913−1983) – агрохимик-туфрак белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Бөек Ватан сугышында катнаша, «Почет билгесе» ордены кавалеры;
Я.Сөләйманов (псевдонимы Кизләви (якынча 1885−1940) – шагыйрь, тәрҗемәче;
А.Х.Халиков (1929−1994) – археолог, тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;
Н.Н.Хәйдәров (1957 елда туган) – СССРның һәм РФнең атказанган хәрби очучысы, сугышчы-интернационалист, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.
1782 елда – 113 ир-ат;
1859 елда – 1183,
1897 елда – 1714,
1908 елда – 2110,
1920 елда – 2548,
1926 елда – 1885,
1938 елда – 1650,
1949 елда – 1107,
1958 елда – 1104,
1970 елда – 1386,
1979 елда – 1143,
1989 елда – 792,
2002 елда – 897,
2010 елда – 753,
2021 елда – 681 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.