Административ-территориаль буйсынуы

Поселок 1920 елларда нигезләнә. Нигез салынган көннән ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Зөя, 1931 елның 20 октябреннән — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Карамалы Тау шәһәр җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Луговой” колхозы оештырыла, 1952 елдан поселок Горький исемендәге колхоз (үзәк утары Олы Ходяш авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2000−2002 елларда Горький исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2002−2007 елларда “Альтаир-Свияга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халык саны

1949 елда — 204,
1958 елда — 93,
1970 елда — 60,
1979 елда — 44,
1989 елда — 21,
2002 елда — 12,
2010, 2017 елларда —2 әр кеше (руслар).