- РУС
- ТАТ
нефтьче, техник фәннәре кандидаты (2001 ел), РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре (1993 ел), РФ Җылылык энергетикасы министрлыгының атказанган хезмәткәре (1996 ел), ТРның атказанган нефтьчесе (1997 ел)
1947 елның 1 октябре, Баулы районы Яңа Шалты авылы – 2023 елның 1 марты.
Казан химия-технология институтын (1971 ел) һәм Уфа нефть институтын (1976 ел) тәмамлый.
1972–1981 елларда «Баулынефть»нең 4 нче НГДУында катламнардагы басымны нормада тоту җайланмасы бүлеге, хезмәтне фәнни оештыру, техник нормалаштыру һәм хезмәт хакы түләү бүлеге, нефть һәм газ чыгару цехы башлыгы.
1981–1984 елларда «Татнефть» АҖнең «Елховнефть» НГДУы башлыгы.
«Татнефть» АҖнең «Баулынефть» НГДУы башлыгы (1984 елдан).
Уйлап табуга 11 патенты бар.
1999–2004 елларда ТР халык депутаты.
ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2001 ел).
«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.