Эчтәлек

Биографиясе

1937 елның 27 июне, ТАССРның Октябрь районы Яңа Иглай авылы — 2010 елның 5 феврале, Мәскәү.

«Труд» ирекле спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Куйбышев шәһәре).

1960 елдан Мәскәүдә яши. Футбол клублары командаларында уйный: «Динамо» (яшьләр составы, 1953–1956), «Крылья Советов» (Куйбышев, 1957–1960), «Спартак» (Мәскәү, 1961–1973).

СССР чемпионатларында медальләр ала 1961 (бронза), 1962, 1963 (көмеш), 1968 (көмеш), 1969,1970 (бронза); СССР 1963,1965,1971, Европа 1964 (көмеш) кубоклары иясе. СССР җыелма командасы составында 1960–1969 елларда уйный: 33 матч уздыра, 4 гол кертә. СССРда сезонның иң яхшы 33 футболчы исемлегенә керә (№1 — 1963; №2 — 1961, 1964, 1965; №3 — 1960, 1962, 1968, 1969), Г.Федотов клубы әгъзасы (145 гол).

1974 елда — «Спартак» (Нальчик), 1975 елда — СССР җыелма командасында (яшүсмерләр), 1976 елда — «Спартак» (Мәскәү), 1980–1982 дә — «Пахтакор» (Ташкент), 1983–1986 елларда — «Спартак» мәктәбендә (Быково, Мәскәү өлкәсе), 1987–1988 елларда — «Спартак» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, 1989–1991 елларда дә «Мясокомбинат» СКда (Мәскәү) тренерлык эшендә.