Эчтәлек

1788 елга кадәр Казан гимназиясе, 1835 елга кадәр Император Казан гимназиясе.

Сенатның 1758 ел 21 июль фәрманы нигезендә ачыла, Россиядә Мәскәү һәм Санкт-Петербург гимназияләреннән соң өченче гимназия була.

1774 елда гимназистлар һәм укытучылар Казанда Е.И.Пугачёв гаскәренә каршы урам сугышларында катнашалар, 6 гимназист һәм 2 укытучы һәлак була.

Казандагы беренче ир балалар гимназиясе 1785 елның 27 августына кадәр Мәскәү университеты карамагында. 1788 елда Казан әсасый халык училищесе ачылу һәм финанслау туктатылу сәбәпле ябыла.

Император Павел I нең 1797 ел 31 октябрь Фәрманы белән кабаттан ачыла. 1798 елда махсус аның өчен устав раслана. Укулар 1799 елда башлана.

1804 елда гимназия җирлегендә Казан университеты ачыла (1835 елга кадәр гимназия аның структур бүлекчәсен тәшкил итә). 1835/36 уку елыннан 1828 елда чыккан гадәти гимназияләр Уставына күчерелә.

1769 елда Казан гимназиясендә, Россия уку йортларында беренче булып, татар телен укыту кертелә. 1824 елга кадәр аны Сәгыйть, Ибраһим, Исхак Хәлфиннәр, соңрак М.Мәхмүтов укыта. XIX йөзнең беренче яртысында башка көнчыгыш телләре дә укытыла: гарәп, фарсы, монгол, әрмән телләре. Күп кенә укучылар Казан университетының Шәрекъ бүлегенә укырга керәләр. Шәрекъ бүлеген Петербург университетына күчерү сәбәпле, 1857 елда көнчыгыш телләрен укыту туктатыла.

Гимназияне 5 меңнән артык кеше тәмамлый. Алар арасында — күп кенә атаклы галимнәр һәм мәдәният эшлеклеләре: Г.Р.Державин (беренче чыгарылышта), С.Т.Аксаков, Н.И.Лобачевский, Д.Банзаров, А.М.Бутлеров, А.В.Попов, В.И.Тимьянский, К.К.Фойгт, А.Е.Арбузов, Ә.Ә.Ваһапов, С.Ш.Алкин һ.б.

Башта гимназия — Кольцов йортында (урыны билгеле түгел), 1762 елдан Грузин­ский урамында (хәзерге К.Маркс урамы) урнаша. 1774 елда, Е.И.Пугачёвның Казанны алуы вакытында, биналарны янгын юкка чыгара. Зур булмаган таш флигель сакланып калган, ул архитектор В.И.Кафтырев проекты буенча төзелгән дип күздә тотыла (хәзер Бөтентатар иҗтимагый үзәге бинасы, архитектура истәлеге).

1775 елдан 1788 елда ябылганга кадәр Покровский урамындагы үз бинасында була.

1798 елда кенәз Тенишевтан сатып алынган йортны били. Шунда ук 1804 елдан университет та урнаша, ә гимназия 1807 елда Покровский урамындагы Х.Л.Молоствовтан сатып алынган йортка күчерелә, 1918 елда ябылганга кадәр шунда була.

Казан гимназиясенең бинасы 1788 елда архитектор М.Е.Емельянов проекты буенча төзелә, 1811 елда архитекторлар В.А.Смирнов һәм Я.М.Шелковников проектлары буенча реконструкцияләнә. Алты колонналы коринф стилендәге портик, терәк балкон өстәп төзелә, йортның урта өлеше зал урнаштыру өчен тагын бер катка күтәртелә һәм гөмбәз белән каплана. 1932 елдан биредә Казан техник университетының 1 нче бинасы эшләп килә. 1939 елда архитекторлар Ә.Һ.Бикчәнтәев һәм В.А.Дубравин проекты буенча балконлы портиксыз һәм гөмбәзсез генә итеп реконструкцияләнә. Реконструкция нәтиҗәсендә урта өлештә — парадный баскыч һәм актлар залы, ә ян-яктагы канатларында — коридорның ике ягында уку аудиторияләре урнаштыру хисабына, бина симметрияле рәвештә киңәя. Төп фасад алты колонналы үзәк портик һәм Коринфский ордерының 6 өччирекле колонналары булган ян ризалитлары белән бүлгәләнгән. Фасадны бизәүдә классицизм архитектурасы элементлары (пилястралар, медальоннар һ.б.) кулланыла. Архитектура истәлеге.

Әдәбият

Владимиров В.В. Историческая записка о Первой Казанской гимназии: В 3 ч. К., 1867–68;

Артемьев А. Казанская гимназия в XVIII столетии. СПб., 1874;

Нагуевский Д.И. Казанская гимназия накануне основания Казанского университета (1804–1805). К., 1900;

Горталов Н.К. Из прошлого Казанской Первой гимназии. К., 1910;

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982.

Авторлар – Е.В.Липаков, Х.Г.Надырова