Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы оештыра.

Форум 2012 елда рухи музыка мәдәниятен торгызу һәм популярлаштыру, төрле конфессия кешеләрен берләштерү, тыңлаучыларның киң даирәсен дөньякүләм музыка сәнгате хәзинәләренә җәлеп итү, шулай ук төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында толерантлык һәм тыныч хезмәттәшлек үзәге буларак Татарстан имиджын ныгыту максатыннан оештырылды.

Фестиваль концепциясенең үзенчәлеге – open-air форматында (ачык һавада) Татарстанның эре туристик үзәкләрендә – Казанда, Болгарда һәм Зөя утрау-шәһәрендә – төрле конфессияләр музыкасына багышланган тематик концертлар уздыру.

Фестиваль гадәттә Казан Кремлендә йомгаклау концерты белән ябыла. Анда төрле диннәрнең көйләре бер-берсе белән аралашып яңгырый.

Фестиваль концертлары программасында ислам сәнгатен, православие, католик, яһүд мәдәниятләрен үз эченә алган төрле стиль һәм жанр музыкасы – классик, фольклор, джаз – яңгырый.

Фестивальдә Татарстан һәм Россия төбәкләреннән башкаручылар да, чит ил артистлары да катнаша.