1945 елда Тәмте җиләк-җимеш станциясендә А.М.Тверитинов, А.С.Вологдина, Г.И.Розанова тарафыннан чыгарыла.

«Владимирская» һәм «Поздняя розовая» сортларының гибриды. Бу сорт югары уңыш бирә, корылыкка һәм салкынга чыдам. Кимчелеге — коккомикоз белән көчле зарарлана.

Куагы уртача биеклектә, киң таралып торган ябалдашлы. Ботаклары озын, нәзек, салынкы. Җимешне, башлыча, алдагы елгы үсентеләре бирә. Үрентеләре нәзек, аксыл-көрән төстә, дугасыман бөгелгән. Яфраклары вак яисә уртача зурлыкта, аз гына ялтыравыклы, озынча түгәрәк. Яфрак читләре ике ягы каяулы. Чәчәкләре уртача зурлыкта, ак, бик күп чәчәк ата.

Җимешләре уртача зурлыкта (3,2 г), түгәрәк, алсу-кызыл төстә, ялтырап тора. Җимеш йомшагы аксыл-алсу төстә, сусыл, әчкелтем-баллы. Төше эре. Июль ахырында өлгерә.

Югары уңыш бирә — 1 куактан 25–30 кг. Нигездә җирле сортларның чәчкеннәренә бөре ялгау ысулы белән үрчетәләр. Җимешләре яңа өлгергән һәм эшкәртелгән килеш кулланыла.

Татарстанда 1956 елдан районлаштырылган, 1970 елларда республикадагы барлык чия утыртмаларының өчтән бер өлешен тәшкил итә.

Автор — Л.Н.Севастьянова