Татарстан Республикасының хәзерге Лаеш районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән – 60 км, Лаеш пристаненнан 18 км ераклыкта урнашкан була.

1927 елдан – Лаеш районы Никольское авыл советы, 1944 елдан –Чырпы авыл советы, 1963 елдан – Питрәч районы Чырпы авыл советы, 1965 елдан Лаеш районы Чырпы авыл советы составында. Халык саны – 224 кеше (1930 ел, руслар), 83 кеше (1963 ел, руслар).

Перспективасыз торак пункт буларак бетерелә. 1979–1983 елларда халкы Лаеш районының Чирпы авылына күчеп китә.