Авыл 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Угузиловка, Чеур Илги исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 619,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Шушмабаш авыл җирлеге үзәге.

2013 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Ш.С.Сәгъдуллин (1930–2001) – тракторчы-машинист, Социалистик Хезмәт Герое.

Халык саны

1782 елда – 37 ир заты;
1859 елда – 181,
1897 елда – 264,
1908 елда – 310,
1920 елда – 348,
1926 елда – 303,
1938 елда – 384,
1949 елда – 254,
1958 елда – 238,
1970 елда – 203,
1979 елда – 147,
1989 елда – 89,
2002 елда – 70,
2010 елда – 65,
2015 елда – 78 кеше (татарлар – 94%, руслар – 4%, чуашлар – 2%).