Тарихы

1674 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Чиркәүле Үби, Йомышлы Үби исемнәре белән телгә алына; җирле атамасы – Базарлы Үби.

1720 елларда халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, 1835–1860 елларда Удел ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләренә китеп эшләү тарала.

1839 елда авылда башлангыч халык училищесе ачыла, 1847 елдан чиркәү каршында чиркәү-приход мәктәбе эшли башлый, 1903 елда –бер сыйныфлы халык училищесе, 1912 елда ике сыйныфлы мәктәп ачыла.

1847 елда Буа өязе управасы карары белән базар ачыла, ул атна саен дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә эшли. Анда азык-төлек, йорт хайваннары, агач күмере, курыс, баулар, мунчала, дегет, такталар, бөртекле ашлык, ат дирбиясе һәм башка товарлар белән сәүдә иткәннәр. Базар мәйданында сәүдәгәрләр кибетләре, 3 трактир, юлаучылар йортлары, аракы кибетләре, вак-төякләр кибетләре, сәүдә рәтләре, тегү машиналары сатучы “Зингер” компаниясе конторасы була. Яз һәм көз көннәрендә базар мәйданында ярминкәләр уздырыла, аларга сатучылар Урта Азиядән, Түбән Новгородтан, Казаннан һәм Сембердән киләләр.

1917 елгы революциядән соң базар шимбә көннәрендә эшли башлый. 1970 еллар уртасыннан, дәүләт сәүдә нокталарының үсеше нәтиҗәсендә базар эшчәнлеге түбәнәя һәм тиздән бөтенләй туктатыла.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, арестантлар йорты урнаша; 2 чиркәү (Живоначальная Троица, 1847 ел, Казан Мәрьям Ана, 1881 ел), мәктәп, земство хастаханәсе (1878 елдан, 2008 елда ябыла, бинасында фельдшер-акушерлык пункты урнаша), аптека (1901 елдан), почта бүлеге, 31 сәүдә-сәнәгать оешмасы, икмәк сату оешмасы була; Воздвиженье ярминкәсе, дүшәмбе саен базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 929,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Үби авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елда җирне уртак эшкәртү буенча “Малалла” (“Алга”) ширкәте оештырыла, 1930 елда – “Малалла” колхозы (беренче рәисе – А.Г.Ермолаев), 1940 елда Куйбышев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1959 елда Чапаев исемендәге (Яңа Үби авылы) колхозга керә, 1991 елда мөстәкыйль “Урожай” колхозы булып аерылып чыга, 1994 елдан – “Урожай” күмәк предприятиесе, 2011 елдан “Корм Дрожжановский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында. 2015 елдан колхоз җирләре “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагында.

Халкы күбесенчә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1930 елларда Үби һәм Татар Үбие авыллары арасында май заводы ачыла. Заводның сөт продукциясе Үби участок хастаханәсенә, башка социаль учреждениеләргә җибәрелә, җирле халык та яратып куллана. 1979 елда Иске Чүпрәле авылындагы сөт заводын ныгыту сәбәпле ябыла (җиһазларының бер өлеше шул заводка күчерелә).

1985 елда элекке май заводы бинасында тире эшкәртү цехы ачыла (ТАССРның Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгының Казан күн комбинатына буйсына). Цех каршында кием тегү ательесы (кайры тун, башлыклар һ.б.) ачыла. 1990 еллар ахырында ябыла.

1894–1898 елларда земство тарафыннан төзелгән ашлык амбары бинасында 1934 елда яшелчә киптерү заводы нигезләнә. 1917 елгы революциядән соң аның бинасында кибетләр, ветеринария пункты, волость башкарма комитеты урнашкан була. Завод директоры итеп төзелеш җитәкчесе В.М.Кузнецов билгеләнә. Заводта кисель, квас, лимонад, крахмал, повидло, кайнатма ясала, бәрәңге киптерелә.

1962 елда завод территориясендә механикалаштырылган тегермән корыла, ул тәүлек дәвамында эшли, район халкын һәм күрше төбәкләрне он белән тәэмин итә. 2001 елда ябыла.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда ике сыйныфлы мәктәп җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1966 елда урта мәктәп (1997 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 2016 елдан ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое П.В.Дементьев исемен йөртә.

1964 елдан мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее эшли (оештыручысы – З.А.Ермолаева; 850 дән артык экспонат төбәк тарихына, мәдәниятенә һәм көнкүрешенә, мәктәп тарихына, авылның күренекле кешеләренә, шул исәптән П.В.Дементьевка һәм М.С.Дементьевага багышлана; 2007 елдан “Исток” төбәкне өйрәнү түгәрәге эшли, оештыручысы – Н.Н.Куракина).

Авылда балалар бакчасы (1997 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елда яңа бина төзелә), “Теплый дом” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют (1998 елдан, 2008 елда яңа бина төзелә), Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве (2009 елдан соң), иске чиркәү бинасы (1999 елдан), кәшәнә (2015 елдан) бар.

2019 елда авылда чуашлар җитәкчесе Үби-Батыр (Болгар чуашлары башлыгы, авылга нигез салучыларның берсе санала) бюсты куелган.

Күренекле кешеләре

Ф.Н.Головин (1908–2003) – галим-агроном, педагог, РСФСРның атказанган агрономы, Бөек Ватан сугышында катнаша, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

М.С.Дементьева (1891–1979) – педагог, ТАССР, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Ленин, “Почет Билгесе” орденнары кавалеры;

Г.В.Зайцев (псевдонимы Тал-Мрза) (1895–1921) – чуаш шагыйре, драматург, тәрҗемәче, режиссер, актер, публицист, 1 нче Бөтендөнья сугышында катнаша, 4 нче дәрәҗә Изге Георгий ордены кавалеры;

В.Ф.Лысов (1928–2008) – физиолог, биология фәннәре докторы, профессор, ТАССР, РФнең атказанган фән эшлеклесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, “Почет Билгесе” ордены кавалеры;

М.В.Пирогов (1915–1998) – хәрби табиб, медицина хезмәте полковнигы, медицина фәннәре кандидаты, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

М.А.Туруновский (1891–1978) – табиб-хирург, ТАССРның атказанган табибы, 1 нче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав, 3 нче дәрәҗә Изге Анна, Ленин орденнары кавалеры;

Халык саны

1859 елда – 434,
1897 елда – 636,
1913 елда – 1010,
1920 елда – 944,
1926 елда – 924,
1938 елда – 915,
1949 елда – 830,
1958 елда – 721,
1970 елда – 653,
1979 елда – 644,
1989 елда – 435,
2002 елда – 419,
2010 елда – 400,
2018 елда – 401 кеше (чуашлар).