Биографиясе

1742 ел тирәсе, Зимовейская на Дону станицасы — 1775 елның 10 гыйнвары, Мәскәү.

Җидееллык (1756–1763) сугышта катнаша. 1768–1774 еллардагы рус-төрек сугышы вакытында хәрәкәттәге армиягә җибәрелә, хорунжий-казак офицеры дәрәҗәсен ала (1770); авыру сәбәпле өенә кайта.

1771 ел ахырында Терек казаклары янына кача. 1772 елда Чернигов, Гомель тирәсендә, Иргиз елгасы буенда иске дин тарафдарлары арасында яши. Берничә тапкыр кулга алына, шул исәптән 1772 елның декабрендә Җаек казакларын Кубаньга күчәргә өндәгәне өчен, 1773 елның гыйнвар аенда Казан төрмәсендә утыра. Екатерина II указы белән аны камчыларга һәм Пелым шәһәренә «дәүләт хезмәтенә» җибәрергә тиеш булганнар.

1773 елның май аенда Казаннан Җаек казаклары янына кача. 1773 елның сентябрендә үзен император Пётр III дип белдереп, казаклар фетнәсен күтәрә. Пугачёв манифест һәм фәрманнарында халыкка ирек, салымнардан азат булу, дин иреге һ.б. игълан ителә. («Сезгә җир һәм суларыгызны, ипи һәм тозыгызны... дин һәм намусыгызны, байлык һәм хәзинәгезне мәңгегә бүләк итәм»). Идел буе һәм Урал алды рус булмаган халыкларын, шул исәптән татарларны (Уфа провинциясендә 34 мең, Казан губернасында 50 меңнән артык кеше) баш күтәрүчеләр хәрәкәтенә тарта.

Пугачёв көрәштәшләре арасында Б.Канкаев, К.Усаев; аның Хәрби коллегиясе әгъзасы С.Сәетов була. Баш күтәрүчеләр 1773 елның октябреннән 1774 елның мартына кадәр Оренбург шәһәрен камалышта тоталар. Хөкүмәт гаскәрләре 1774 елның март–апрелендә Татищев кальгасе белән Сакмар шәһәрчеге тирәләрендә Пугачёв отрядларын җиңүгә ирешә. Пугачёв гаскәре 1774 елның 12 июлендә Казанны штурмлап ала (кара Казан өчен сугыш), 15 июльдә җиңелә. Пугачёв шуннан соң, Идел аша кичеп, көньякка юнәлә. Август ахырында Кара Яр буенда тулысынча тар-мар ителә; 1774 елның сентябрендә көрәштәшләре тарафыннан хөкүмәткә тотып бирелә.

1774 елның декабрь ахырында Мәскәүдә Пугачёв үлем җәзасына хөкем ителә, җәзалап үтерелә.

Емельян Пугачёв төрмәдә (1834)

А.С.Пушкинның "Пугачёв бунты тарихы" басмасыннан портрет

Әдәбият

Крестьянская война в России в 1773–1775 годах: Восстание Пугачёва: В 3 т. Л., 1961–70;

Лимонов Ю.А., Мавродин В.В., Панеях В.М. Пугачёв и пугачёвцы. Л., 1974.

Автор — И.Р.Вәлиуллин