Биографиясе

1936 елның 24 июле, Мари АССРның Мари-Төрек районы Пинженерь авылы – 2012 елның 3 июле, Казан.

П.Н.Старостин Мари педагогика институтын тәмамлый (1960).

1963 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1997 елдан Тарих институтында (бүленеп: 1988–1990 елларда Казан педагогика институты проректоры), бер үк вакытта, 1990–2004 елларда, Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының Археология тикшеренүләр милли үзәге мөдире.

Тикшеренүләре

П.Н.Старостин Мари Республикасы, Чуаш Республикасы, Татарстан, Киров, Горький (Түбән Новгород) өлкәләре һәм башка төбәкләр территориясендә археология разведка һәм казу эшләре алып бара.

Имәнкискә культурасы истәлекләрен өйрәнүгә зур өлеш кертә.

Хезмәтләре элгәреге урта гасырлар чоры Түбән Кама буе тарихын һәм археологиясен өйрәнүгә карый.

Бүләге

Дәүләт бүләге «Татарстан Республикасының археологик картасы»н эшләүдә һәм төзүдә катнашканы өчен бирелә.

Хезмәтләре

Памятники именьковской культуры // Свод археол. памятников. 1967. Вып. Д 1–32 (автордаш).

Археологические памятники Татарской АССР. Казань, 1987 (автордаш).

Нармонский могильник. Казань, 2002.