Кварц, кыр шпаты һәм карбонатлар катнашындагы балчыксыл минераллардан гыйбарәт, 40-60% өлеше 0,01 мм дан кимрәк үлчәмле кисәкчекләрдән тора.

Балчыклардан аеруча катылыгы һәм суда җебемәүчәнлеге белән аерыла.

ТРда палеозой катламнарында таралган, су үткәрмәүчән катлам нефть һәм газ ятмаларына капкач ролен үти.

Цемент, керамзит һәм сирәк очракларда төзелеш керамикасы әзерләү өчен чимал. Гиббсит катнаш каолин аргиллитларын утка чыдам материал (флинтклей) итеп файдаланырга мөмкин.