Биографиясе

1956 елның 1 июнендә Литва ССРның Капсукас шәһәрендә туган.

1979 елда Казан консерваториясен тәмамлый. 1979–1989 елларда Казан музыка училищесендә, 1989 елда Казан консерваториясендә (1988–1998 елларда башкаручылар факультетлары деканы) укытучы. Бер үк вакытта 1980 елдан Казан консерваториясе кыллы квартеты, 1996 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт квартеты артисты.

Кыллы квартет өчен әсәрләр җыентыкларын төзүче һәм редакторы. Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә квартет составында (икенче скрипка) концертларда катнаша.

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге (1987), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2002) лауреаты.

Авторы – Ш.Х.Монасыйпов