Биографиясе

1914 елның 26 гыйнвары (8 феврале) – 1979 елның 7 июле, Ташкент.

1938 елда Ташкент медицина институтын тәмамлый, шунда ук оператив хирургия кафедрасында эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша, фронт эвакогоспиталенең баш хирургы була.

1946 елдан Ташкент медицина институтында, 1958 елдан топографик анатомия һәм оператив хирургия кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

СССРда беренчеләрдән булып трахея һәм бронхларда пластик операция ясау методикасын эшләүгә керешә. Эксперименталь бронхологиягә нигез салучыларның берсе. СССРда беренче тапкыр хайваннарда оригиналь экспериментлар үткәрә, трахея һәм бронхларда аллопластик операцияләр ясалган урында трахеяның яңадан барлыкка килгән регидлы нигезенең бер генә төрле эластик җепселле челтәр тәшкил итәргә тиешлеген исбатлый. Трахея һәм бронхлар өчен тантал, поликапролактан һ.б. материаллардан протезлар эшли.

Бүләкләре

Трахеяда һәм бронхларда хирургик операцияләр эшләгәне һәм аларны клиникада гамәлгә керткәне өчен СССР Дәүләт бүләге бирелә (1974). 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Пластические операции на трахее и бронхах. Ташкент, 1962.

Реаэрация ателектазированного лёгкого. Ташкент, 1966.

Обезболивание при операциях на трахее и бронхах. Ташкент, 1968.