Биографиясе

1964 елның 19 августында Казанда туган.

Ә.Б.Халидов кызы.

Казан университетын (1986) һәм Казан медицина университетын (1995) тәмамлый.

1986–1989 елларда Казан университетының Ботаника бакчасы кече фәнни хезмәткәре, 1990 елдан экология факультетының экологик модельләштерү лабораториясе инженеры.

1995–1998 елларда 15-нче поликлиникада, 1998–1999 елларда «Санта» санаториесенең реабилитация бүлегендә ЛФК табибы.

1999 елдан Казандагы Әртугрул Гази исемендәге татар-төрек лицеенда (хәзер 2 нче лицей-интернат) биология укытучысы.

2005 елдан  Татарстан Республикасының Бөтенроссия биология олимпиадасының финал этабына әзерләү буенча уку-методик советы әгъзасы, республика мәктәп укучыларының биология буенча җыелма командасы җитәкчесе.

2006 елдан  Татарстан Республикасында биология буенча ГИА (ЕГЭ) эшләрен тикшерү буенча предмет комиссиясе эксперты.

2009 елдан Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының биология буенча муниципаль этабы жюри рәисе, Татарстан Республикасында региональ жюри әгъзасы.

Биология белән кызыксынучы сәләтле балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирә. Татарстанда биология юнәлешенең эш һәм оештыру-методик ярдәм системаларын гамәлгә кертә. Укучылары ел саен төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларның дипломантлары булалар.

Хезмәтләре укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру, укучыларны олимпиадаларга һәм ЕГЭга системалы әзерләү проблемаларына карый.

Бүләкләре

«Мәгариф» өстенлекле милли проекты кысаларында «Иң яхшы укытучы» конкурсында дүрт тапкыр җиңә (2008, 2010, 2016, 2022).

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Формирование и развитие метапредметных (общеучебных) умений и навыков учащихся как способ повышения качества обучения биологии // Актуальные проблемы методики преподавания биологии, химии и экологии в школе и вузе : сборник материалов международной научно-практической конференции, Москва, 2015;

Олимпиада как важный фактор формирования функциональной грамотности // Актуальные проблемы методики преподавания биологии, химии, экологии и географии в школе и вузе : Материалы Всероссийской с международным участием научно-практической конференции, Москва, 2025;

Размышления эксперта: как сдать ЕГЭ по биологии на высокий балл? // Магариф. 2022. № 3.

Әдәбият

Ф. Җамалетдинова. Яхшы укучыны ничек әзерләргә? // Ватаным Татарстан. 2009. 14 ноября.

Н.Миннулина. Одаренных детей должен учить харизматичный педагог // Казанские ведомости. 2020. 13 февраля.