Биографиясе

1906 елның 8 декабре, Мәскәү — 1983 елның 15 июле, Казан.

Казан югары типтагы индустрия техникумын инженер-гидротехник белгечлеге буенча тәмамлый (1929), Архангельск, Владикавказ, Казан шәһәрләрендә тикшеренүләр һәм мелиорация, гидротехника проекты оешмаларында эшли.

1946–1963 елларда СССР ФА Казан филиалының энергетика бүлегендә, 1963 елдан Төньяк гидротехника һәм мелиорация фәнни-тикшеренү институтының Казан гидрология һәм су ресурслары бүлегендә, мөдир (1976 елга кадәр).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Урта Идел буеның кече елгалары гидрогеологиясенә һәм су ресурсларына карый.

Петров кече елгаларның җирле агымын өйрәнү һәм картага төшерү методикасын эшли, алар нигезендә сугарулы культуралы көтүлекләр һәм печәнлекләр үсешен нигезли, Урта Идел буе елгалары суларының уртача һәм иң аз чыгымнары картасын төзи.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Меженный сток и его изучение. К., 1956;

Проблемы изучения и картирования местных водных ресурсов на примере рек Среднего Поволжья. Пермь, 1975;

Озёра Среднего Поволжья. Л., 1976 (автордаш).