Биографиясе

1953 елның 2 августында Сахалин өлкәсе Охинский районы Паромай авылында туган.

Хабаровск политехника институтын тәмамлый (1976 ел).

Хезмәт эшчәнлеген 1970 елда “Сахалиннефть” берләшмәсенең “Востокнефть” нефть-газ чыгару идарәсенең пар-су белән тәэмин итү цехында торба үткәрүче булып башлый.

1976–1982 елларда Байкал-Амур магистрале (БАМ) төзелешендә мастер, прораб, өлкән инженер, өлкән прораб булып эшли (10 нчы Күпер төзү трестының 55 нче Күпер төзү отряды).

1982–1988 елларда Автомобиль юллары төзелешенең Татарстан берләштерелгән дирекциясе директоры урынбасары.

1988–1990 елларда “Татавтодор” берләшмәсенең төзелеш эшләренең сыйфатын күзәтү бүлеге башлыгы.

1990–1994 елларда “Итиль-Промтех” производствосы башлыгы, 1994–1996 елларда “Багира” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры урынбасары (Казан).

1996–2001 елларда “Татарстан Республикасы күперләре” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары.

2001 елдан “Главтатдортранс” баш идарәсе башлыгы урынбасары (Казан). Уйлап табуга 3 патенты бар.

Дәүләт бүләге күпер төзелешендә, Казансу елгасы аша күперне реконструкцияләүгә һәм Саескан Тавы авылы янында Кама елгасы аша күпер проектлауга һәм төзүгә кушымталары белән математик модельләштерүне эшләгәне өчен бирелә.

Әдәбият

Дорога — это жизнь // Татарстан. 2003. № 9.