Биографиясе

1928 елның 17 апреле, Үзбәкстан ССРның Байсун авылы – 1999 елның 23 октябре, Казан.

Казан консерваториясен композиция буенча (А.Леман классы) тәмамлый (1957).

Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыта (1970–1996).

Иҗаты

Иҗаты жанрларның киң диапазоны белән аерылып тора.

Б.Мөлеков монументаль жанрларга (опера, оратория, симфония) тартыла, тарихның һәм хәзерге заманның актуаль проблемаларына мөрәҗәгать итә. Композитор шулай ук җыр жанры остасы буларак та билгеле.

Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә М.Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча Г.Рәхим либреттосына куелган «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсы тыңлаучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Аның музыкасында халык җырларына нигезләнгән тематизм рус һәм татар опера классикасы традицияләре белән табигый рәвештә берләшә. Бу лирик-психологик операда социаль мотивлар ачык яңгырый. Вакыйга үзәгендә – Галимәнең фаҗигале язмышы. Бу партиядә героиняның рухи үзгәреше – якты, соклангыч гашыйклыктан алып, өметсезлек упкынына төшү – ышандырырлык итеп сурәтләнә.

Опера драматургиясендә вакыйгаларга халыкның мөнәсәбәтен чагылдыруда хор номерлары мөһим роль уйный. Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә концерт башкаруында Н.Ханзафаров либреттосына куелган «Сөембикә» операсында фаҗигале хатын-кыз образы үзәктә тора. Күптәнге вакыйгаларны чагылдыручы сюжет һәм шул вакыйгаларда катнашучы реаль шәхесләрнең образлары опера жанрын тарихи драма буларак билгели. Мөһим роль хор күренешләренә бирелә; Сөембикә партиясе мелодик тәэсирлеге белән аерылып тора.

Б.Мөлеков иҗатында кантата-оратория жанрындагы әсәрләр аерым әһәмияткә ия. Шагыйрьнең 100 еллык юбилее уңаеннан Х.Гарданов шигыренә иҗат ителгән «Тукай» ораториясендә аның тормыш юлының төп этаплары яктыртыла, иҗатының мәңге үлмәслеге раслана. Композитор бу әсәрендә Тукайның «Тәфтиләү», «Туган тел», «Пар ат» шигырьләренә башкарылган татар халык көйләре интонацияләрен файдалана.

Б.Мөлековның симфоник әсәрләре арасында симфония һәм увертюралар: «Чаллыда бәйрәм» увертюрасы, «Бәйрәм увертюрасы», «Хезмәт турында поэма» аерым урын тота. Татар музыкасында бу жанрның беренче үрнәге – симфоник оркестр белән тавыш өчен язылган Концертта композиторның лирик үзенчәлекле сәләте аеруча ачык күренә. Автор үзенең әсәрендә, өч кисәкле циклның традицион структурасын саклап, контрастлык һәм тематик бөтенлек принципларын табигый рәвештә тормышка ашыра.

Б.Мөлековның татар шагыйрьләре әсәрләренә иҗат ителгән төрле тематикадагы, төрле характердагы җырлары (патриотик, мәхәббәт, лирик, шаян) күптөрле булуы белән зур популярлык казана.

Композитор иҗатының шактый өлешен Татарстан музыка уку йортларының укыту репертуарларында файдаланыла торган әсәрләр тәшкил итә.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1984).

Төп әсәрләре

  • М.Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча Г.Рәхим либреттосына «Каһәрләнгән мәхәббәт» (1981), Н.Ханзафаров либреттосына «Сөембикә» опералары,
  • Симфония (1969), «Чаллыда бәйрәм» симфоник увертюрасы (1977),
  • Р.Харис шигыренә «Казан» (1977), Х.Гарданов шигыренә «Тукай» ораторияләре, М.Хөсәен шигыренә «Ел фасыллары» кантатасы (1967),
  • скрипкачылар ансамбле һәм фортепиано өчен концерт (1972),
  • симфоник оркестр белән тавыш өчен концерт (1978), тынлы оркестр өчен сюита (1968), камера-инструменталь һәм камера-вокаль әсәрләр, җырлар, драма спектакльләренә музыка һ.б.

Әдәбият

Григорьев Л., Платек Я. Советские композиторы и музыковеды. М., 1981. Т.2.

Файзулаева М.П. Бату Мулюков // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К., 1986.

Файзулаева М.П. На юбилейных вечерах Бату Мулюкова // Советская музыка. 1988. № 9.

Шамсутдинова Ф.Я. «Сююмбике» на Казанской оперной сцене // Казань. 1999. № 11.

Нигматова Л. Память души // Казань. 2005. № 6.

Авторы – С.И.Раимова