Биографиясе

1867 елның 12 ноябре, Казан – 1928 елның 6 марты, шунда ук.

Петербург Сәнгать академиясен тәмамлый (1894 ел).

Казан сәнгать мәктәбен оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, 1895 елдан башлангыч һәм акварель белән рәсем ясау классларында укыта, мәктәп мөдире итеп сайлап куела (1917 ел). Бер үк вакытта Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә (1898–1916 еллар), земство укытучылар мәктәбендә (1906–1918 еллар) укыта.

1918 елдан Политехник институттагы төзелеш бүлегенең сызма геометрия һәм графика кафедрасында графика сәнгате кабинеты мөдире була. 1924 елдан ТатАХРР әгъзасы.

Иҗаты

Иҗатында эзлекле рәвештә лирик пленэр пейзаж жанрын үстерә. Акварель, пастель һәм майлы буяу техникасы белән эшли.

«Иделдә Ослан таулары күренеше» (1890 ел), «Кыр чәчәкләре бәйләме» (1914 ел), «Аяз көн» (1915 ел), «1916 елның 19 мае карында сирень чәчәкләре» (1916 ел), «Кыңгыраулар» (1920 ел), «Казансуның ташуы» (1926 ел) әсәрләре авторы.

Күргәзмәләре

Казан фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә (1890 ел), Җирле һәм башка шәһәрләр рәссамнарының периодик күргәзмәләрендә (Казан, 1899–1916 еллар), Хәзерге заман рус сәнгате күргәзмәсендә (Казан, 1909 ел), Казанда Беренче дәүләт фән һәм сәнгать күргәзмәсендә (1920 ел), ТатАХРР күргәзмәләрендә (1925–1928 еллар) катнаша.

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Изге Анна, 5 нче дәрәҗә кенәз Даниил орденнары белән бүләкләнә.

И.А.Денисовның әсәрләре Сәнгать академиясенең фәнни-тикшеренү музеенда (Санк-Петербург), Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать һәм Е.А.Боратынский музейларында (Казан) саклана.

Әдәбият

Художники народов СССР: Биобиблиогр. словарь. М., 1976. Т. 3.

Автор – Е.П.Ключевская