Революциягә кадәрге чыганакларда Нырты, Пошалымбаш исемнәре белән дә билгеле.

Авыл 1619 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Авыл аша Себер почта юлы уза. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чана һәм кечкенә арба ясау кәсепчелеге тарала.

Халкы 1840 елларда “Бәрәңге фетнәләре”ндә актив катнаша.

XX йөз башында авылда мәчет (1922 елда ябыла, бинасы мәктәпкә бирелә, 1938 елда манарасы кисеп төшерелә), мәктәп, 3 бакалея кибете була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1168,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Үрнәк авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Актив” колхозы оештырыла, 1958 елда “Байкал” колхозы составына, 1964 елда “Заря” колхозы составына керә. 1993 елдан “Заря” күмәк предприятиесе, 1995 елдан “Пошалым” күмәк предприятиесе, 2017 елдан “Лотфуллин” авыл хуҗалыгы предприятиесе. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1922 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда җидееллык итеп, 1941 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (2005 елда яңа бина төзелә). Хәзерге вакытта клуб (1941 елдан) эшли, “Иман” мәчете (1996 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

С.Гобәйдуллин (1821–1870) – сәүдәгәр Гобәйдуллиннар династиясен башлап җибәрүче, 2 нче гильдия Казан сәүдәгәре, күренекле татар тарихчысы Г.С.Гобәйдуллинның бабасы.

Халык саны

1782 елда – 58 ир заты;
1859 елда – 505,
1897 елда – 843,
1908 елда – 963,
1920 елда – 1021,
1926 елда – 948,
1938 елда – 773,
1949 елда – 914,
1958 елда – 673,
1970 елда – 650,
1979 елда – 542,
1989 елда – 414,
2002 елда – 342,
2010 елда – 359,
2015 елда – 335 кеше (татарлар).