Биографиясе

1946 елның 2 гыйнвары, Украина ССРның Житомир өлкәсе Коростень шәһәре – 2021 елның 3 апреле, Мәскәү.

Киев политехника институтын тәмамлаганнан соң (1969), Волжск автомобиль заводында эшли (Тольятти шәһәре): металлургия производствосында инженер-технолог, бюро башлыгы, бүлек башлыгы урынбасары, баш инженер.

1980–1984 елларда «КамАЗ» җитештерү берләшмәсенең Кама кою заводында директор. 1984–1987 елларда «Кама трактор заводы» җитештерү берләшмәсендә генераль директор (Алабуга шәһәре). 1987–1991 елларда «КамАЗ» акционерлык җәмгыятедә генераль директор.

1997 елдан Мәскәүдә эшли һәм яши.

1985–1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты, 1989–1991 елларда СССР халык депутаты.

Аның катнашында КамАЗның кою заводында чүкелгән чуенны алыштырырлык модификацияле югары чыдамлылыклы чуен үзләштерелә; вермикуляр графитлы чуеннар эшләнә. Аның җитәкчелегендә КамАЗ автомобильләре техник яктан камилләшә, аз литражлы «Ока» автомобильләрен җитештерү оештырыла.

40 тан артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Высокопрочный чугун в автомобилестроении. М., 1988 (автордаш).