- РУС
- ТАТ
Алабуга районы Свиногорье авылы янында урнашкан.
Свиногорье комплексы истәлекләрен тикшерү 1880 еллардан башлап алып барыла: 1887 елда – А.А.Спицын, 1894 елда – Ф.Д.Нефёдов, 1925 елда – А.В.Збруева, 1943 елда – В.П.Мизинова, 1959 елда А.Х.Халиков һ.б. тарафыннан өйрәнелә.
Комплекс таш, бронза һәм тимер гасырлар истәлекләрен, шулай ук Кама һәм Вятка елгалары кушылган урында урнашкан Ананьино культурасына караган шәһәрлекне (1884 елда Н.Савельев тарафыннан ачыла) үз эченә ала. Шәһәрлек чокырлар арасындагы борынны били, аның озынлыгы 142 м һәм киңлеге 33 м га җитә, суга караган яктан туфрак уры һәм чокыр белән киртәләп алынган. Свиногорье комплексына караган территориядә күпсанлы бронза, тимер һәм сөяк эшләнмәләр (пычаклар, безләр, уклар, бил каешы бизәмәләре һ.б.), керамика кисәкләре һ.б. табыла.
Мизинова В.П. Археологические разведки в районе города Елабуги Татарской АССР // Краткие сообщ. института истории материальной культуры АН СССР. 1946. Вып. 13.
Археологическая карта Татарской АССР. Предкамье. М., 1981.
Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. Казань, 1987.
Автор – Е.П.Казаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.