Эчтәлек

1) Бәяләр, чыгымнар һәм хуҗалык эшчәнлегенең башка күрсәткечләре динамикасын вакыт аралыгында һәм база периоды белән чагыштыру юлы белән үлчәү.

2) Инфляция чорында акча таләпләре һәм керемнәрнең реаль күләмен саклап калу ысулы; бу очракта кредит һәм түләү килешүләренә, хезмәт хакы түләү турында договорларга һәм дивидендлар, процентлар, пенсияләр түләүне көйләүче документларга индекслы төзәтүләр кертелә, ягъни бәянең һәм түләү суммасының гомуми бәя индексы хәрәкәтенә бәйле рәвештә үзгәрүе күздә тотыла.

3) Инфляция шартларында билгеләнгән керемнәрне дәүләт көйләү ысулы; бу очракта бәя индексы нигезендә исәпләнгән махсус коэффициентлар кулланыла. Бәяләрне күзәтү һәм индексация максатларында кулланучы бәяләре индексы, җитештерүчеләрнең күмәртә бәяләре индексы, яшәү кыйммәте (яшәү минимумы) индексы, эчке тулаем продукт (ЭТП) индекс-дефляторы исәпләна.

Бәя индексы — билгеле бер товарлар һәм хезмәт күрсәтү җыелмасының («базар кәрзине» дип атала) агымдагы чордагы кыйммәтенең базис чорындагы кыйммәтенә чагыштырмасын характерлаучы чагыштырма зурлык. Бәя индексларын иң гади исәпләү Дюто тарафыннан тәкъдим ителә (Франция, 1738).

Россиядә беренче күмәртә бәяләр индекслары 1890–1915 еллар өчен 45 товар буенча «Товар бәяләре җыентыгы» еллык сериясендә бастырыла.

Яшәү кыйммәте индексы беренче тапкыр Бөекбританиядә (1918) һәм АКШта (1919) исәпләнә. Россиядә 1918 елдан эшчеләрнең яшәү минимумын исәпләү башлана, 1922 елдан — бюджет индексы, 1919–1921 елларда — Конъюнктура институты индексларын исәпләү һәм бастыру, 1922 елның августыннан — Госпланың күмәртә бәяләр индексын бастыру башлана.

Индексация хөкүмәт карарлары яки хөкүмәт, корпорацияләр, профсоюзлар арасында төзелгән генераль килешүләр нигезендә үткәрелә. Түбәндәге индексация төрләрен аералар: хөкүмәт кулланган индексация (керемнәр индексациясе, салымнар индексациясе һ.б.); агымдагы җитештерү чыгымнарын индексацияләү (амортизация индексациясе, төп капиталны яңадан бәяләү); аерым предприятиеләр һәм фирмалар дәрәҗәсендә хезмәт хакын индексацияләү, хуҗалык договорлары шартларына ярашлы керемнәрне индексацияләү (продукция бәяләрен, дивидендларны индексацияләү).

Индексация чаралары инфляция шартларында реаль керемнәрне билгеле бер дәрәҗәдә тотуга юнәлдерелә. Алар түбәндәгеләргә карый: товар җибәрү һәм эшләр башкару турындагы контрактлар (аларда уртача куллану продуктларының һәм эшче көченең бәясе үзгәрүгә бәйле рәвештә бәяләрне яңадан карау пунктлары кертелә); займнар; хезмәт хакы һәм аңа тиңләштерелгән керемнәр (аларның артуы бәяләр һәм җитештерүчәнлек үзгәреше белән бәйле). Механизм төрле булырга мөмкин: керемнәрнең барлык төрләрен бер үк пропорциядә индексацияләү; тик билгеләнгән керемнәрне генә индексацияләү; яшәү минимумыннан түбән яшәүче халык керемнәрен индексацияләү. Индексация рәсми минималь хезмәт хакы белән чикләнергә, гаилә йөкләнеше коэффициентына бәйле булырга мөмкин. Керемнәрне автоматик индексацияләгәндә, формалашкан керемнәр (хезмәт хакы, пенсияләр, стипендияләр) тулысынча чагыштырма бәяләр индексына күтәрелә; ярым автоматик индексациядә — өлешчә. Керемнәрне алдан индексацияләү бәяләр күтәрелү алдыннан керемнәрнең үсүен тәэмин итә, ә эзлекле индексация — бәяләр күтәрелгәннән соң.

Индексация икътисади реформалар этабында актуаль. Россиядә керемнәрне индексацияләү буенча иң тулы масштаблы чаралар 1991 елда бәяләрне либеральләштерү белән башлана, нигездә бюджет акчалары исәбенә үткәрелә. 1991 елда гражданнарның акча керемнәрен һәм акчалата җыелмаларын индексацияләү турында законнар кабул ителә, 1993 елда — хезмәт хакының минималь күләмен индексацияләү турында, 1994 елда — пенсияләрне индексацияләү турында закон кабул ителә.

РФта пенсияләрне, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакын, мәгариф һәм мәдәниятне финанслау чыгымнарын, җир салымы ставкаларын, акцизларны, гражданнарның дәүләт страховкасы органнарына страховка түләүләрен, дәүләт заказлары вакытындагы чыгымнарны, әйләнә-тирә мохитне пычрату өчен түләүләрне, җирне кадастр бәяләү нәтиҗәләрен, амортизация түләүләрен, хезмәткәрнең хезмәт бурычларын үтәгәндә аның сәламәтлегенә китерелгән зыянны компенсацияләү суммаларын индексацияләү, төп фондларны яңадан бәяләү күздә тотыла.

2001 елдан Татарстанда предприятиеләр акчалары булганда социаль индекс күләменә ярашлы хезмәт хакын индексацияли алалар (2000 елның III кварталында — 107,9%). Ләкин компенсация күләмнәре гадәттә бәяләр үсешеннән калыша. Мәсәлән, РФта 1998 елда кулланучы бәяләре индексы 118,3% тәшкил итә, 1999 елда — 136,5%, ә уртача айлык реаль хезмәт хакы индексы — тиешле рәвештә 87% һәм 77%; Татарстанда 1998 елда кулланучы бәяләре индексы 180% тәшкил итә, 2001 елда — 118%, ә уртача айлык реаль хезмәт хакы индексы — тиешле рәвештә 84,7% һәм 74,2%.

Әдәбият

Белова Н.Ф., Дмитричев И.И. Семейный бюджет. Статистический аспект. М., 1990; 

Торгвей Р. Индексы потребительских цен. М., 1993; 

Кузина О. Определение механизма индексации доходов и периодизация его развития в странах с рыночной экономикой // Вопр. статистики. 1997. № 2; 

Республика Татарстан за 1999 год: Стат. сб. К., 2000; 

Бернар И., КоллиЖ.-К. Толковый экономический и финансовый словарь. М., 1997. Т. 1; 

Экономическая энциклопедия. М., 1999.

Автор — Е.И.Кадочникова