Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Төбәк Чокырча авылы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Төбәк Чокырча авылы урамы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Төбәк Чокырча авылы урамы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

1940 елларга кадәрге рәсми чыганакларда 2 торак пункт буларак санала: Чокырча авылы (1646 елдан мәгълүм) һәм Төбәк авылы (1664 елдан билгеле).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез-киез итек басу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда Изге Герман чиркәве, земство мәктәбе, кредит ширкәте, 3 тимерчелек, 3 бакалея кибете, Төбәк авылында 3 бакалея кибете эшли.

Чиркәү 1811 елда Казан сәүдәгәре Крупенников акчасына төзелә. Совет чорында бинасында склад, соңрак авыл клубы урнаша.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 2617,1 һәм 2126,6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр торак пунктлар Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан – Арча районында, 2010 елның 16 маеннан Арча шәһәре составында.

Хәзер Арча шәһәр җирлеге составына керә.

1930 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1954 елдан Ильич исемендәге колхоз, 1973 елдан “Власть Советов” совхозы. 1995 елдан “Дуслык” күмәк предприятиесе. Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, китапханә бар.

Фотограф Шакиров Р.Н. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл

Татарстанның Арча районы Төбәк Чокырча авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Авыл йорты

Татарстанның Арча районы Төбәк Чокырча авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Авыл йорты

Татарстанның Арча районы Төбәк Чокырча авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Тәрәзә йөзлекләре

Татарстанның Арча районы Төбәк Чокырча авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Күренекле кешеләре

В.С.Изотов (1947–2015) – төзелеш материаллары технологиясе өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Изге Герман чиркәве. 1811

Татарстанның Арча районы Төбәк Чокырча авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Изге Герман чиркәве. 1811

Татарстанның Арча районы Төбәк Чокырча авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Изге Герман чиркәве. 1811

Татарстанның Арча районы Төбәк Чокырча авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Изге Герман чиркәве. 1811

Татарстанның Арча районы Төбәк Чокырча авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Халык саны

Ике авылны да кертеп.

1782 елда – 379 ир заты;
1859 елда – 1561,
1897 елда – 1787,
1908 елда – 1991,
1920 елда – 2055,
1926 елда – 2911,
1938 елда – 2205,
1949 елда – 1415,
1958 елда – 1442,
1970 елда – 1033,
1979 елда – 890,
1989 елда – 775,
2002 елда – 697,
2010 елда – 677,
2015 елда – 693 кеше (руслар – 49%, татарлар – 46%).

Фотограф Шакиров Р.Н. Авыл йорты

Татарстанның Арча районы Төбәк Чокырча авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Төбәк Чокырча авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы