Биографиясе

1921 елның 22 марты, Спас кантоны Базарлы Матак авылы – 1998 елның 4 ноябре, Казан.

Ленинград 2 нче артиллерия училищесен (1942 ел, Белорецк шәһәре), КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбен (1956 ел), КПСС ҮК каршындагы Читтән торып уку югары партия мәктәбен (1959 ел, Мәскәү) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1939–1947 елларда Кызыл Армиядә: 1939–1942 елларда Көньяк-көнбатыш фронтта 55 нче укчы дивизиянең 107 нче артиллерия полкында туп командиры, 1944–1947 елларда тавыш-баллистика станциясе башлыгы.

1948–1953 елларда Әлки районы башкарма комитеты рәисе урынбасары.

1956–1961 елларда КПССның Аксубай райкомының 1 нче секретаре, 1961–1981 елларда Татарстан өлкә комитетының оештыру-партия эше бүлеге мөдире.

1982–1986 елларда профсоюзларның Татарстан өлкә советында хезмәт инспекторы.

1963–1985 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.