Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 2094 кв.км. Үзәге – Яңавыл шәһәре (Уфа шәһәреннән 218 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 45856 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 10950 кеше (1970 елда – 14052, 1979 елда – 10323, 1989 елда – 14199, 2002 елда – 10803 кеше).

Район составында ундүрт татар, унбиш башкорт-татар, бер рус-татар, бер башкорт-татар-удмурт торак пункты исәпләнә. Иң зур татар авыллары: Истәк (2016 елда – 350 кеше), Байгуҗа (483), Иске Кодаш (305), Ишбулды (252), Әхтиял (181). Татарларның күпчелеге район үзәгендә (2010 елда – 8034 кеше) тупланган.

Әүвәл нигезләнгән авыллар: Байгуҗа (1653 ел), Әхтиял (XVII йөз уртасы), Гөтбер (1683 ел), Уракай (1689 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

XX йөз башында Әхтиял, Байгуҗа (ике, алар каршында мәктәпләр) һәм Гөтбер авылларында мәчетләр эшли.

Хәзерге вакытта (2015/16 уку елында) районның дүрт мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, унөчендә татар теле предмет буларак укытыла.

Татар милли үзәге, «Дебют» балалар студиясе дә булган «Хәят» татар халык театры (1930 елдан), «Чулпан» татар халык фольклор ансамбле (1990 елдан) эшли. Үзәк район китапханәсендә «Татар көнкүреше» күргәзмәсе бар. 2011 елда районда рәссам Э.Я.Зариповның күргәзмәсе оештырыла.

Татар һәм рус телләрендә «Яңавыл таңнары» – «Янаульские зори» район газетасы нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Яңавыл районында:

  • Советлар Союзы Геройлары Г.Х.Хәйдәршин,
  • язучылар Ә.М.Маликов һәм Н.С.Фәттах,
  • шагыйрьләр Г.Г.Әмири, С.Г.Сөләйманова һәм И.Г.Юзеев,
  • драматург Р.Ф.Ишморат,
  • әдәбият галиме Н.Г.Юзиев,
  • РСФСР һәм Башкортстан АССРның халык артисты Р.А.Гәрәев туган.