Сәнәгатьтә, төзелештә һәм транспортта эшләүчеләр саны 100 кешегә кадәр, авыл хуҗалыгыда һәм фәнни-техник даирәләрдә — 60 ка, күпләп сату сәүдәсендә, башка тармакларда һәм эшчәнлекнең бүтән төрләрендә 50 гә кадәр кеше эшли торган предприятиеләр.

«Россия Федерациясендә кече эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме» турындагы закон нигезендә кече эшмәкәрлек субъектларына коммерция оешмалары — устав капиталларында РФ һәм аның субъектларының дәүләт милке, муниципаль, иҗтимагый һәм дини оешмалар һ.б. милке 25% тан артмаган юридик затлар керә. Юридик зат булып теркәлмичә эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче физик затлар, шул исәптән уртак хезмәт эшчәнлеге алып баручы гаилә әгъзалары һ.б. затлар да кече предприятиеләр субъекты булып санала. Берничә төрле эшчәнлек алып барган күппрофильле предприятиеләр продукция (эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр) сатудан суммар керемнең зуррак өлешен тәшкил итүче эшчәнлек төре буенча кече предприятиеләр булып тора.

Кече предприятиеләр өчен алда күрсәтелгән Закон нигезендә өстенлекләр каралган (эшмәкәрлек белән шө­гыльләнүнең башлангыч чорында са­лым­нан азат ителәләр, аларга карата бер генә төр — керемгә кертелгән салым гына кулланыла).

Кече предприятиеләрнең күбесе сәүдә һәм җәмәгать туклануы тармакларында. Сәүдә системасындагы шәхси эшмәкәрләрнең 3/4 енә барлык кече предприятиеләрнең базар сәүдәсендәге 71% һәм күпләп сату сәүдәсендәге 41% акча әйләнеше туры килә (2006).