Эчтәлек

Казанның 1565–1568 еллардагы Писцовый кенәгәләрдә: «Болак артында патша галиҗәнапләре һәм бөек кенәзнең ныгытмасындагы Ямчылар бистәсе. Ямчылар бистәсендә барлыгы... 62 йорт», — дип искә алына. Ямчылар бистәсе шәһәрнең хәзерге Мәскәү урамы (элек Мәскәү тракты узган һәм ямчылар яшәгән) урнашкан өлешендә барлыкка килә.

Ямчылар бистәсендә яшәүчеләрнең төп вазифасы ям тоту, ягъни почта, йөк ташу, «дәүләт кешеләрен» йөртү була. Шул ук Писцовый кенәгәләрдә язылганча, алар җан исәбе салымыннан азат ителәләр һәм бистәнең нинди дә булса эшләренә җәлеп ителмиләр. Ямчылар бистәсе территориясе тора-бара киңәя: аңа элекке Зур урам, Варфоломей, Триумфаль, Беренче Мокрый, Аркылы Владимир һәм Ямчылар урамнары керә. Аның көнбатыш тарафында Успение соборы урнаша, собордан башланган юл Казанның иске дамбасына һәм Казансу елгасы күперенә илтә. Көньяк ягыннан (хәзерге Таҗи Гыйззәт урамы) пристаньга таба дамба салына.

1729 елда Болак буйлап бистәнең чигенә кадәр сузылган шәһәр (бистә) дивары җимертелә һәм Ямчылар бистәсе шәһәр сызыгы эченә кертелә. Болакның уң ягындагы ирекле почталар станциясе XIX йөз ахырына кадәр эшли, анда уртача хакка атлар һәм экипаж алырга мөмкин була, ә елганың сул ягында почта атлары өчен печән һәм солы саклана.

1796 елда 106 йорт исәпләнә.

Әдәбият      

Бикбулатов Р., Мустафин Р. Казань и её слободы. К., 2001; 

Мансурова Ю. «Откуда есть пошла Адмиралтейская слобода...» // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2005. № 2.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов