Биографиясе

1960 елның 21 апрелендә БАССРның Авыргазы районы Корманай авылында туган.

Ялгыз җыр классы буенча Уфа сәнгать институтын (1986, М.Мортазинада), «музыкаль театр режиссеры» белгечлеге буенча Россия мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен яңадан әзерләү институтын (1996) тәмамлый.

1986 елдан Башкорт филармониясе солисты.

Иҗаты

Репертуарында төрле стильдәге, жанрдагы һәм юнәлештәге татар, башкорт, рус халык көйләре, дөнья халыклары җырлары, Россия композиторлары, рус һәм чит ил классиклары әсәрләре бар. Алар арасында башкорт («Эскадрон», «Урал», «Зөлхиҗә», «Азамат») һәм татар («Әллүки», «Тәфтиләү», «Кара урман», «Хәмдия») халык җырлары; башкорт һәм татар композиторларының вокаль әсәрләре; Г.Ф.Гендель, Д.Каччини, А.Страделла, Ф.Шуберт, М.Глинка, С.Рахманинов, Р.Шуманның камера-вокаль әсәрләре.

Киң масштаблы вокаль-симфоник әсәрләрдә («Тукай ритмында», А.Монасыйпов музыкасы, М.Әхмәтовның Өченче һәм Дүртенче симфониясе), Р.Абязовның «Җырга әверелгән...» (С.Сәйдәшевнең 100 еллыгына багышланган) вокаль триптихында һ.б. соло партияләрен башкара; Уфа рәссамнары төркеме белән берлектә «Чыңгыз хан» һәм «Мирас» галереясының музыкаль-сәнгать проектларын әзерли.

И.Газиев радио һәм телевидениедән «Могҗиза», «Ак чишмә» һ.б. соло программалары белән чыгышлар ясый, башкорт һәм татар эстрада йолдызларының концерт программаларын сәхнәгә куя, актив гастроль эшчәнлеге (Германия, Нидерланд, Италия, Финляндия, Швеция, Төркия) алып бара.

Бүләкләре

Башкортстан Республикасының С.Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге (1998), халыкара һәм бөтенроссия, шул исәптән совет җырларын башкаручыларның «Сочи-84», «Татар җыры-89» бөтенсоюз (1нче бүләк), вокалистларның Швециядәге халыкара конкурслары (1998), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2005) лауреаты.

Авторлары: А.Р.Рахмани, Ф.Ш.Салитова