Биографиясе

1965 елның 5 гыйнварында ТАССРның Куйбышев районы Татар Такталысы авылында (хәзер Татарстан Республикасының Спас районы) туа. Морза Тимкай Чипкенеев нәселеннән. Әтисе: Нуруллин Габбас Мостафа улы – Татарстан Республикасының Әлки районы "Актай" совхозы директоры (1979–1986), атказанган агроном.

1990 елда М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын "авыл хуҗалыгын механикалаштыру" белгечлеге буенча тәмамлый, шунда ук авыл хуҗалыгы машиналары кафедрасында эшли: 1997–2011 елларда кафедра мөдире, берүк вакытта , 2003–2007 елларда  авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультеты деканы.

Фәнни эшчәнлеге

Ярма һәм май культуралары бөртекләрен эшкәртү өчен техник чаралар һәм технологияләр авторы. Ул юнәлештә ярма культуралары һәм көнбагыш бөртекләрен эшкәртү өчен пневмомеханик типтагы яңа машиналарның биш тибы булдырыла һәм җитештерүгә кертелә, уйлап табуга 12 патент һәм ЭВМ өчен программаны дәүләт теркәве турында бер таныклык алына.

Бөртекле ашлыкны җыеп алганнан соң эшкәртү һәм орлык әзерләү өчен техник чаралар һәм технологияләрне камилләштерү буенча хезмәтләр авторы. Ул юнәлештә серияләп җитештерүгә кертү, конструкцияләрне камилләштерү, технологик мөмкинлекләрне киңәйтү, Россия агросәнәгате комплексында киң кулланыш алган пневмомеханик типтагы ашлык-орлык чистарта торган машиналарның өч моделен универсальләштерү буенча фәнни-техник эшләр гамәлгә ашырыла; бөртекле ашлыкны җыеп алганнан соң эшкәртү һәм орлык әзерләү өчен гамәлдәге технологик линияләрне яңарту һәм яңаларын төзү, бөртекле культураларны уңышын җыюның сыйфатын тәэмин итү буенча күрсәтмәләр эшләнә һәм гамәлгә кертелә; чәчү алдыннан бөртекле культураларның орлыкларын эшкәртү өчен пневмомеханик типтагы өч тип яңа машиналар теоретик һәм эксперименталь нигезләнә, булдырыла һәм җитештерүгә кертелә; уйлап табуга 7 патент алына.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен гадәти булмаган чыганаклар кулланып, энергия белән тәэмин итүнең катнаш системасын эшли. Ул юнәлештә гадәти булмаган энергиянең  перспективалы төрләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен катнаш энергия белән тәэмин итү өчен аларны куллану юнәлешләре теоретик нигезләнә, җил генераторы һәм кояш батареяләре нигезендә катнаш кечкенә электростанция булдырыла.

270 тән артык фәнни-укыту-методик хезмәтләр, шул исәптән 7 монография авторы.

"Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм җитештерүнең энергия ресурсларын саклый торган һәм экологик зыянсыз технологияләрен гамәлгә кертүнең яңа техник чараларын булдыру" фәнни мәктәбе җитәкчесе, хәзерге вакытта ул 20 дән артык галим һәм аспирантларны берләштерә.

Бүләкләре

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге "Татарстан Республикасында бөртекле культуралар орлыкчылыгының инновацион системасын булдыру һәм гамәлгә кертү" эше өчен бирелә (авторлар коллективы составында).

Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсе мактаулы хезмәткәре (2020), Россиянең агросәнәгать комплексы мактаулы хезмәткәре (2022).

Хезмәтләре

Пневмомеханические шелушители зерна крупяных культур (теория, конструкция, расчет). Казань, 2011.

Основные направления модернизации технической базы послеуборочной обработки зерна и подготовки семян //Техника и оборудование для села. 2015. № 10 (220). С. 5–8.

Предпосевная подготовка семян по новой технологии // Вестник Казан. технол. ун-та. 2016. Т. 19, № 16. С. 28–30.

Травмирование зерна в комбайнах // Вестник Башкирского государственного аграрного университета. 2021. № 2(58). С. 104–112.

Основные направления, результаты и перспективы поисковых научных исследований и разработок по созданию технических средств, обеспечивающих энергоресурсосберегающие и экологически безопасные технологии в АПК // Сборник научных трудов по материалам Международной научно-практической конференции, посвященной 100-летию Казанского государственного аграрного университета, Казань, 26–27 марта 2022 года. Казань, 2022. С. 208–221.

New technology of pre-treating processing of grain crops seeds by protective-incentive means. VI International Conference on Advanced Agritechnologiess, Environmental Engineering and Sastaiable Development AGRITECH-VI-2021 (Krasnoyarsk, Russia, November 18–20, 2021) // IOP Conference Series: Earth and Environmenatl Science 981. (2022). 032021. IOPPublishing Vol. 981.

Әдәбият

Энциклопедия города Болгар и Спасского района / Гл. ред. Г.С. Сабирзянов. Болгар – Казань, 2014.

Кто есть кто в академии информатизации Республики Татарстан: энциклопедия. Казань, 2018.