ТАССР Югары Совет Президиумының 1954 ел 23 июнь Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан терлекчелек һәм кошчылыкны үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен колхозлар, совхозлар, дәүләт нәсел үрчеткечләре, нәсел заводы конюшнялары, ат заводлары, инкубатор-кошчылык станцияләре, фәнни-тикшеренү учреждениеләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләренә бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 225 кеше лаек була.