Гомуми мәгълүмат

Чиләбе шәһәреннән 50 км көньяктарак урнашкан. 1931 елда Еманжелинск ташкүмер шахталары каршындагы поселок буларак төзелә.

Халкы – 29728 кеше (2015 ел). Татарлар саны – 1341 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар Еманжелинскка 1930 елларда махсус күчерелгән кешеләр буларак килеп төпләнәләр. 1940 елларның икенче яртысында мондагы ташкүмер шахталарына Татарстан һәм Башкортстан АССРдан, Чиләбе өлкәсенең Брединский, Нагайбәк, Коншак, Аргаяш районнарыннан татарлар эшкә килә.

Хәзерге вакытта шәһәрдә «Дуслык» татар-башкорт мәдәният үзәге, «Агыйдел» үзешчән сәнгать ансамбле (икесе дә – 1989 елдан) эшли. Мәчет бар (2001 елдан).

Күренекле кешеләре

Еманжелинскта шахматчы, халыкара гроссмейстер Е.И.Бариев туган.

Хакимият-хуҗалык хезмәткәре, шагыйрь И.Н.Сабировның тормышы һәм эшчәнлеге Еманжелинск шәһәре белән бәйле.