Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 1523 елның 13 марты, Мәскәү.

Ибраһим хан улы.

Мәскәү гаскәрләре Казанны яулап алганнан соң (1487), Карголома авылына (Белоозеро шәһәре бистәсе) сөрелә. Соңрак сөргеннән кайтарыла. 1505 елда Петр Ибрагимович исеме белән чукына. Мәскәүнең бөек кенәзе Василий III сеңлесе Евдокиягә өйләнә. 1510 елда, рус гаскәрләре Псков шәһәренә яу белән барганда, полкны җитәкли. Бөек кенәз сараенда югары урын били; берара тәхет варисы булып санала; бөек кенәз яулары вакытында (1513–1514, 1521) Мәскәүдә идарәче булып кала.

Архангел соборында җирләнә (Мәскәү).

Әдәбият     

Вельяминов-Зернов В.В. Исследования о касимовских царях и царевичах. СПб., 1863. Ч. 1; 

Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923.

Автор — И.Л.Измайлов