Автор танылган әдипнең аңа кадәр язган билгеле бер сюжетын һәм төп персонажлар образларын ала да, үзенчә ачып биреп, башка әсәр иҗат итә.

Кагыйдә буларак, төп тема, шигъри үлчәм, рифмага салу тәртибе, әсәрнең троп системасы саклана. Шулай итеп, назыйрә танылган әсәрнең фабуласы һәм образларына оригиналь үзенчәлекләр кертелгән каноник үзгәртү формасы булып тора. Бу мәгънәдә назыйрә — Шәрекъ поэзиясенең күчмә әдәби формасы.

Татар әдәбиятында назыйрәгә Котб, Сәйф Сараи, Мөхәммәдъяр, Ш.Зәки, Г.Тукай (аның «Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш» поэмасы урта гасырлар «Кисекбаш китабы» дини-дидактик әсәренә назыйрә булып тора), Ш.Бабич, Г.Камал һ.б. әдипләр мөрәҗәгать итәләр.

Әдәбият          

Квятковский А. Поэтический словарь. М., 1966.