Тарихы

1680 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук бакчачылык, көнлекчелек, бурлаклык, күн эшкәртү һәм йон тетү кәсепчелеге тарала.

1722 елда Рождество Иоанн-Предтеча чиркәве төзелә (1830–1836 елларда архитектор К.А.Тонның үрнәк проекты буенча үзгәртеп төзелә, 1930 еллар ахырында ябыла, 1944 елда яңадан ачыла; дини архитектура истәлеге).

1860 елларда земство хастаханәсе ачыла: анда 1 фельдшер, ике табиб эшли, 20 авыруга исәпләнгән була. 1890 елларда земство хастаханәсе биналары комплексы (өч бер катлы ярым таш корпуслар сакланган) төзелә.

XX йөз башында авылда чиркәү, земство хастаханәсе, китапханә (1896 елдан), бер класслы земство училищесе (1870 елдан, үз бинасында урнаша, 1920 елда 51 ир бала һәм 25 кыз бала укый).

Авыл җәмәгатенең имана җире 3500,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Казиле волостенда. 1920 елдан Вотяк автономияле өлкәсендә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан Алабуга районында. 1944 елның 19 февраленнән Костенеево районы үзәге. 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Костенеево авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Путь Ленина” колхозы оештырыла, 1960 елда “Красный садовод” итеп үзгәртелә. 1963 елгы мәгълүматлар буенча, “Звезда” колхозы составында. 1969 елда “Звезда” колхозы җирлегендә “Звезда” совхозы булдырыла (Казиле, Костенеево, Свиногорье авыллары). 1995–2001 елларда “Звезда” җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы, 2001–2008 елларда “Газовик” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елдан “Сапфир” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан “Костенеево” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә “Костенеево” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли, 1950 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык (1962 елда яңа бина төзелә), 1990 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Балалар бакчасы (1978 елдан), мәдәният йорты (2017 елда яңа бина төзелә, иске бинасы мәктәпкә бирелә), китапханә (1985 елдан), дәвалау амбулаториясе, чиркәү бар.

Күренекле кешеләре

А.П.Минеев (1935 елда туган) – ТРның атказанган табибы.

Халык саны

1859 елда – 1230,
1887 елда – 1516,
1905 елда – 1415,
1920 елда – 1170,
1926 елда – 1160,
1938 елда – 844,
1949 елда – 534,
1958 елда – 411,
1970 елда – 352,
1979 елда – 454,
1989 елда – 483,
2002 елда – 533,
2010 елда – 541,
2017 елда – 532 кеше (руслар – 71%, татарлар – 26%).