Биографиясе

1946 елның 17 августында Алексеев районы Кыр Шонталысы авылында туган.

Казан университетын (1972), Югары партия мәктәбен (Ленинград, 1982) тәмамлый.

1965 елда Алексеев районы «Таң» газетасы хезмәткәре.

1972–1976 елларда Чирмешән районы «Ленин юлы» газетасында партия тормышы бүлеге мөдире.

1975–1976 елларда «Азат хатын» журналында, 1976–1990 елларда «Социалистик Татарстан» газетасында (хәбәрче, бүлек мөдире), 1991–1994 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире урынбасары.

1994–1996 елларда ТР Министрлар Кабинетының мәдәният һәм сәнгать бүлеге мөдире.

1996 елдан «Ватаным Татарстан» газетасы, 2003–2013 елларда «Мәгариф» журналы баш мөхәррире.

Иҗаты

Мәкаләләре Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышына багышлана.

Бүләкләре

ТРның Журналистлар берлеге бүләге лауреаты (1991). Медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Вливается в труд моей республики. Казань, 1986.

Энтузиасты перестройки. Казань, 1990.