Биографиясе

1927 елның 18 июле, Киров өлкәсенең Санчурск районы Орловский авылы —  2003 елның 29 октябре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1956).

1956–1959 елларда КПССның Казан шәһәре Молотов район комитетында эшли.

1962 елдан Казан университетында, 1978–2003 елларда Казан техник университетында, икътисад теориясе һәм хокук кафедрасы мөдире (2000 елга кадәр).

1978–1982 елларда Куба Республикасында командировкада: совет белгечләре төркеме җитәкчесе. Гавана югары педагогия институты ректорының һәм политэкономия кафедрасы мөдиренең киңәшчесе.

Хезмәтләре җитештерү чараларын җәмәгатьләштерү, хезмәтнең иҗтимагый бүленеше, җитештерүне специальләштерү, нәтиҗәлелеген күтәрү һәм икътисади үсеш мәсьәләләренә карый.

Япония белән сугышта катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Вопросы специализации и кооперирования промышленности. К., 1964; 

Разделение труда и развитие его форм в промышленности (Вопросы теории и методологии). К., 1974; 

Социально-экономические проблемы труда // Труд и его эффективность. К., 1976.

Әдәбият   

Мазитова Р.К. Мальчик из Орловской — учёный с мировым именем // Теория и практика институциональных изменений в экономическом развитии общества: Сб. материалов междунар. науч.-практ. конф. К., 2009.

Автор — А.Ш.Хәсәнова