Эчтәлек

1261 елда Сарай әл-Мәхрусә шәһәрендә Киев митрополиты Кирилл III тарафыннан Алтын Урдадагы православие динендәге христианнарны «рухи ныгыту өчен» оештырыла.

Епископлык башлыгы, гадәттә, ханнар янында торган, гыйбадәт ирегенә ия булган, ясак түләүдән азат ителгән; аның дәрәҗәсе ханның махсус кануны белән сакланган, аны бозган кешегә үлем җәзасы бирелгән.

Епископлар рус кенәзләре һәм ханнар арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруда арадашчы буларак зур роль башкарганнар: мәсәлән, Переяслав һәм Сарай епискобы Феогност (1296–1313) Мәнгү Тимер ханның Византиядәге илчесе була (1266–1282).

1454 елда кафедра епископ Вассион тарафыннан Мәскәүгә күчерелә, аның җитәкчеләре Мәскәү митрополитының иң якын администрация ярдәмчеләренә әверелә.

Патриархлык оештырылганнан соң (1589), Сарай һәм Дон буе епископларын патриарх вазифаларын вакытлыча башкару хокукы бирүче митрополитлар дәрәҗәсенә күтәрәләр.

Епископлык исеме дә үзгәрә: Сарай (1261–1269), Переяслав һәм Сарай (1269–1291), Сарск, Дон буе һәм Козельск (XIII–XIV йөзләр), Крутицы һәм Подрельск (1764 елга кадәр) епископлары.

1764 елда Мәскәү епархиясенә кушылу сәбәпле бетерелә.

1920 елда Крутица һәм Коломна епископлыгы буларак торгызыла.

Әдәбият

Соловьёв Н.А. Сарайская и Крутицкая епархии // Чтения в Имп. Об-ве истории и древностей российских при Моск. университете. 1894. Кн. 3.

Покровский И.М. Русские епархии в XVI–XIX вв., их открытие, состав и пределы. Казань, 1897. Т. 1.

Полубояринова М.Д. Русские люди в Золотой Орде. М., 1978.