Биографиясе

1915 елның 9 гыйнвары, Уфа губернасы Минзәлә шәһәре — 1940 елның 11 феврале, Карелия муентыгы, Финляндия, Ленинград өлкәсе Приозерск районы Красноозерное авылы янында җирләнә.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда эшли.

1937 елдан Кызыл Армиядә.

1939 елда совет гаскәрләренең Көнбатыш Белоруссия походында катнаша.

1939 елның апреленнән совет-фин сугышы фронтларында, 398 нче танк батальонының танк командиры (13 нче армиянең 50 нче укчы дивизиясе).

Төньяк-Көнбатыш фронты гаскәрләре составында 1940 елның 11 февралендә Карелия муентыгында дошман ныгытмасын өзгәндә батырлык күрсәтә. Б.А.Винокуров танкы штурм вакытында яндырыла, яна торган танктан атылып чыгып, пулёмет белән атакага ташлана һәм шул сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Минзәлә шәһәрендә Җиңү Паркында Геройлар аллеясында Б.А.Винокуров бюсты, 1 нче урта мәктәп бинасында мемориаль такта урнаштырыла, аның исеме белән урам атала.

Әдәбият

Золотые Звёзды Прикамья. Пермь, 1974;

Герои Советского Союза. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 35;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 892, 893, 700.