Биографиясе

1949 елның 2 мартында БАССРның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туган.

Казан университетын тәмамлагач (1972), Кама Тамагы, Чистай районнары урта мәктәпләрендә, Чистай педагогика училищесендә укытучы булып эшли.

1979–1990 елларда Башкортстанда яши: «Алга» Краснокамск район газетасында хәбәрче, бүлек мөдире; 1983 елдан Нефтекамск шәһәрендә автоүзбушаткычлар заводында эшли; 1988–1990 елларда шәһәрнең китап сөючеләр җәмгыятендә җаваплы сәркәтип.

1990 елда кабат Казанга кайта. 1992–1996 елда «Шәһри Казан» газетасында хәбәрче, «Сөембикә» журналында бүлек мөхәррире. Беренче шигырьләре көндәлек матбугатта, «Яшь көчләр» (Уфа, 1982), «Кызлар җыры» (1984) күмәк җыентыкларында басыла.

Милләт язмышы турындагы публицистик рухлы һәм лирик шигырьләре «Таң кошы» (1997), «Әгәр дә уйлаганда...» (2002), «Без – шигырь, тормыш – проза» (2004), «Кан хәтере» (2009) исемле җыентыкларда тупланган. Аның публицистикасы да милләтне борчыган җитди мәсьәләләрне кыю күтәрүе, принципиаль карашлары белән үзенчәлекле. Балаларга С. мавыктыргыч сюжетлы әкиятләре, шигырьләре тупланган «Кош теле» (1996), «Мәче фәлсәфәсе» (2000), «Аккош күле» (2000), «Камка һәм яфрак капка» (2004), «Чакырып алынган ай» (2009) исемле җыентыклары белән мәгълүм.

Әдәбият

Гамбәр Н. Таң кошы – таңда йокламый... // Казан утлары. 2004. № 3.