Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1930 елларда нигез салына.

Торак пункт буларак 1963 елның 23 июлендә теркәлә.

Нигез салынган көннән Әлмәт районында. Хәзер Яңа Никольский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1944 елдан поселок “Победа” колхозы составында. 1944 елда мөстәкыйль “Поташ” колхозына аерылып чыга.

Поселокта урманчылык эшли.

Халык саны

1938 елда – 38,
1949 елда – 67,
1958 елда – 70,
1970 елда – 35,
1979 елда – 38,
1989 елда – 18,
2002 елда – 25,
2010 елда – 28,
2015 елда – 31 кеше (татарлар).