Биографиясе

1906 елның 26 апреле, Уфа шәһәре – 1997 ел, Үзбәкстан Республикасы, Бохара шәһәре.

Варшава консерваториясен тәмамлаган пианист Э.Щульц классында укый. Сәхнәдә беренче тапкыр җиде яшендә чыгыш ясый (тамашачыларга аны Ш.Бабич тәкъдим итә).

Җырчы иҗатына Г.Ибраһимов, С.Кудаш, С.Сүнчәләй, Д.Юлтый зур йогынты ясый. Әдәби-музыкаль кичәләрдә, концертларда татар, башкорт һ.б. шәрык халыклары җырларыннан торган репертуар белән чыгыш ясый.

1926–1930 елларда Казанда яши, С.Габәши, Г.Әлмөхәммәдов, В.Виноградовның «Сания» операсын сәхнәләштерүдә һәм концерт программаларында катнаша (шул исәптән С.Сәйдәшевнең әсәрләрен автор уйнавына кушылып башкара). 1935 елга кадәр Идел буе, Урал, Себер, Урта Азия шәһәрләре буйлап гастрольләрдә йөри. 1935 елдан Бохара шәһәрендә яши.

Әдәбият

Гобәйдуллин Х. Җырчы хатлары // Азат хатын. 1978. № 7.

Автор – З.Ш.Хәйруллина